Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры Маким Орешкин белән очрашты.
Маким Орешкин һәм Рөстәм Миңнеханов Лаеш районындагы "Биосфера-Фиш" балык үрчетү комплексында булдылар. Производствоның беренче чираты узган ел октябрь аенда ачылды. Гомумән проект елына 5 млн чөгә маймычы, 1 млн керкә маймычы үрчетергә һәм 50 тонна сатуга балык үрчетергә ниятлиләр.
Министр яңа комплексны карады, маймычларны үстерү шартлары белән танышты, алга таба завод куәтләрен арттыру планнары турында сорашты.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Маким Орешкин райондагы сулыкта балык тоттылар.