Татарстан Президенты Россия ФАХ җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты

14.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да канашты.

Очрашу Казанның Үзәк стадионында узды, анда бу көннәрдә буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа Олимпия сайлап алу турниры уза. Искәртәбез, Игорь Артемьев - Россия  Регби федерациясенең Югары советы рәисе. 

Әңгәмә барышында ТР Президенты һәм Россия ФАС җитәкчесе антимонополия контроле һәм конкуренцияне үстерү кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, шулай ук Россия җыелма командасының Казандагы турнирда чыгышлары турында фикер алыштылар. Моңарчы Россия спортсменкалары, Италия командасын чирек финалда җиңеп, ярым финалга чыканнар иде. 

Игорь Артемьев үз чиратында ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.