Татарстан Президенты "Камский бекон" комплексының ачылышында катнашты
25.08.2012Бүген иртә белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Сосновый бор поселогында булды, "Камский бекон" компанияләре төркеменең 5040 дуңгыз өчен төзелгән яңа терлекчелек комплексын карады.
Президентны ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Тукай муниципаль районы башлыгы Васыйл Хаҗиев, Яр Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар озата барды.
Яңа дуңгыз комплексы ике ел элек төзелгән.
Җитештерү көче - елына 14100 тонна дуңгыз ите. Корылманың гомуми мәйданы - 80 мең квадрат метр.
Яңа комплекска 1 миллиард 657 миллион сум инвестиция салынган.
65 мең баш терлекне 57 кеше караячак -операторлар һәм инженерия хезмәте белгечләре. Дуңгыз үстерүдә алдынгы технологияләрне куллану хезмәтнең югары җитештерүчәнлеген тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов бу комплексның Россиянең эре бишлегенә керүен, ә илдә бер мәйданда урнашкан иң эре комплекс булуын ассызыклады.
"Мин федераль һәм республика хөкүмәте тарафыннан эшләнгән барлык дәүләт ярдәме чаралары инвесторга шундый көчле мәйдан барлыкка китерергә ярдәм иткән, дип саныйм. Бер яктан, без илнең җитештерү куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итәбез, икенче яктан - даими эш урыннары. Агробизнес - бик катлаулы. Мондый комплекста бик җитди карантин чаралары күрелергә тиеш. Ләкин мин әлеге комплексның киләчәгенә ышанам, монда бик профессиональ команда эшли. Әлеге проектны тормышка ашыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерергә телим. Бу - төзүчеләрнең, технологларның, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һәм башка белгечләрнең зур хезмәте", - дип билгеләде ТР Президенты һәм бизнесның үсүен теләде.
Ул нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен "Камский бекон" компанияләре төркеменең яңа терлекчелек комплексы төзелешенә әһәмиятле өлешен керткәнәрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте