Рөстәм Миңнеханов “Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты вәкилләре белән очрашты
24.08.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты һәм Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институты попечительләре Сергей Адоньев һәм Илья Осколков-Ценципер һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. бар иде.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, аларга Казанга килергә вакыт тапканнары өчен рәхмәт белдерде. “Сез хәзер безнең кунак кына түгел, ә парнерлар да, - диде һәм Татарстан белән “Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институтының уртак проектлары күп, барыннан да элек “Иннополис” инновацион спутник-шәһәр проектын гамәлгә кую кысаларында уртак эшләре бар”, - дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Казанның борынгы өлешен төзекләндерү буенча хәл итәсе мәсьәләләр бар, диде ТР Президенты. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Казанда елга буенча заманча юл булдырып, шәһәрнең борынгы өлешен саклау зарур.
“Сезнең “Стрелка”да булгач, бүген безгә, шәһәргә нәрсә җитмәвен аңладым”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул тагын бер тапкыр республика белән “Стрелка” Медиа, архитектура һәм дизайн институтының уртак проектлары күп булуын ассызыклады. “Без шулай ук мәгариф программаларын файдаланырга, безнең белгечләрне консультатлар сыйфатында җәлеп итәргә телибез”, - дип билгеләп үтте ул.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, үз чиратында, “Иннополис” – уникаль проект, аның исеме үк новатор-шәһәр булуын аңлата, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, проектның идеясе мөһим, анда тармак өчен үсеш нокталары күп булачак. “Проектның мәгънәсе – новацияләр күплеге”, - диде ул.
Бүген мөһим бурычларның берсе – яшь талантлы белгечләрне җәлеп итәрлек уникаль энергияле урын булдыру, - дип ассызыклады Денис Свердлов.
ТР Президенты матбугат хезмәте