Татарстанның химия һәм нефть химиясе тармагындагы производствода җәрәхәтләнү 17 процентка кимеде
20.03.2008
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгатенең химия тармагы профсоюз хезмәткәрләре республика комитетының берләштерелгән утырышы булып узды. Утырыш башында узган елда республика нефть химиясе комплексы предприятиеләренең эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Фәрит Туктаров чыгыш ясады. Ул әлеге секторда 127 млрд. сумлык продукция җитештерелүе турында хәбәр итте. Химия производствосында сәнәгый җитештерү индексы 128,5 процент тәшкил иткән, резина һәм пластмасс эшләнмәләр производствосында – 102,1 процент. Чагыштырмача югарырак җитештерү күләменә түбәндәге акционерлык җәмгыятьләрендә ирешелгән: “Нижнекамскнефтехим” – 54,8 млрд. сум, “Казаноргсинтез” – 21,7 млрд. сум, “Нижнекамскшин” – якынча 21 млрд. сум. Шушы ук предприятиеләр шактый югары үсеш темпына да ия (107 дән 128 процентка кадәр). Моннан тыш, министр урынбасары хәбәр иткәнчә, гликоль, синтетик каучук, автошиннар, полиэтилен, җиңсәле торба эшләнмәләре, минераль ашламалар һәм кайбер башка продукцияләр җитештерүнең рекордлы күләменә ирешелгән. “Казаноргсинтез” ААҖ дә бисфенолны сәнәгый җитештерү башланган, безфосген методы һәм бөтенләй диярлек калдыксыз производство технологияләрен кулланып поликарбонатлар җитештерү буенча завод төзелеп бетүгә якынлаша.
Фәрит Туктаров 2008 елда республиканың нефть химиясе комплексы алдында тагын да югарырак бурычлар торуын билгеләп үтте. Комплекс предприятиеләрендә товар продукциясен җитештерү күләмен 145 млрд. сумга җиткерү күздә тотыла. Шуның белән бергә сәнәгый производство индексы кимендә 108 процент тәшкил итәргә тиеш. Төрле юнәлештә куллануга билгеләнгән полиэтиленнар җитештерү елына 650 мең тоннага кадәр, автомобиль шиннары – 12,5 млн. данәгә кадәр, полистирол и полипропилен җитештерү 1,3 тапкырга арттырылачак. 2008 елда химия һәм нефть химиясе предприятиеләренә төп капитал инвестицияләре якынча 30 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Атап әйткәндә, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ дә - полиэтиленның яңа маркаларын, күбекләнә торган полистирол һәм АБС-пластиклар, “Казаноргсинтез” ААҖ дә - поликарбонатлар, “Кварт” ЯАҖ дә - динамик термоэластопластлардан ясалган эшләнмәләр, “Нәфис Косметикс” ААҖ дә һәм “Хитон” ААҖ дә яңа төр югыч һәм чистарткыч әйберләр җитештерүне оештыру буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру көтелә. Алга таба республика сәнәгатенең химия һәм нефть химиясе тармакларында шартларны яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча чаралар үтәлешенең барышы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы буенча Росхимпрофсоюз хезмәт инспекторы А.Барышев чыгыш ясады. Ул әлеге өлкәдәге планда каралган барлык бурычларның үтәлүе һәм моның узган елда производствода җәрәхәтләнү дәрәҗәсен 17 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирүе турында хәбәр итте. Моннан тыш, 2005-2007 еллар өчен сәнәгатьнең химия тармагы профсоюз хезмәткәрләре республика комитеты рәисе Т.Левагин сәнәгатьнең химия тармагы Россия профсоюз хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы оешмалары, Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ арасындагы тармак килешүе тулысынча үтәлде һәм “2010 елга кадәр аның хәрәкәт итү көчен озайта торган шундый килешү проектын хуплау әһәмияткә ия”. Утырышта катнашучылар тәкъдим белән килештеләр һәм килешү проектын хупладылар.
"Татар-Информ"