Илдар Халиков “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде
23.08.2012Бүген Казанда ТР Хөкүмәт йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгенә җәмгыятьнең Директорлар советына үзгәрешләр кертү һәм 2012 елның 1 ярты елында җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре мәсьәләләре куелган иде.
2012 елның 21 августында акционерларның гомумҗыелышы карары белән җәмгыятьнең Директорлар советы яңа составы расланды: 1) Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков; 2) Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе җитәкчесе Азат Җиһаншин; 3) ТР Дәүләт инспекциясенең этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерү, әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча җитәкчесе Игорь Марченко: 4) “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров; 5) “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Сотова; 6) “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов; 7) Татарстан Алкоголь ассоциациясе рәисе Анна Галимова.
“Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп янә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сайланды.
"Татспиртпром" ААҖ матбугат хезмәте