Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Зөя шәһәр утравындагы төзекләндерелә торган объектларны карады

23.08.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә төзелеш һәм реконструкция эшләре бара торган объектларны карадылар. Алар визит кысаларында Елга вокзалы бинасында булды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Свияжски территориясендә урнашкан иң зур православие храмнарының берсендә реставрацияләү эшләре барышы белән танышты. Биредә алар идәннәрне реставрацияләүгә һәм диварлардагы кулъязмаларны торгызу эшләренә аерым игътибар юнәлтте. Храм 1896-1906 елларда төзелгән. Чиркәүнең эчке интерьерында кульязма сакланган, әмма ул төсен югалткан. Хәзерге вакытта фасад, түбә төзекләндерелгән, дивардагы кулъязманы реставрацияләү планлаштырыла.

Свияжски Богородице-Успенский монастыре наместнигы Силуан атакай утрау-шәһәрчек территориясендә кайбер объектлар тапшырылган, объектларның икенче өлешен төзекләндерү дәвам итә дип белдерде. “Әлбәттә, биредә эшләр күп, әмма якын арада монастырь, чиркәү объектларын реставрацияләү тәмамланыр дип өметләнәм”, - диде Силуан атакай.

Аннары алар казна корылмалары биналары комплексында булды. Аңа 1838 елның маенда нигез салынган. 1883 һәм 1903 елларда үзгәртеп корулар башкарылган. 1930 елларга кадәр төп бинада шәһәр идарәсе бүлекләре, төрмәдә хатын-кызлар бүлеге урнашкан. Соңрак бөтен комплекс Свияжски интернат-мәктәбенә тапшырылган. Хәзерге вакытта сигез корылма демонтажланган, газ котельнясы төзелгән, җылылык трассасы монтажланган, төзелеш эшләре башкарылган, нигез ныгытылган, бина фасады һәм төрмә диварлары реставрацияләнгән һ.б.

Шулай ук Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең Братский корпусында булды. Бинада монастырьнең торак һәм административ бүлмәләре: эш кабинетлары, киңәшмә заллары, техник бүлмәләр, ашханә һәм храм урнашкан. Объект 2011 елның 3 сентябрендә файдалануга тапшырылган.

ТР Президенты белән ТР Дәүләт киңәшчесе монастырь территориясен караганда, аны төзекләндерү темасына тукталдылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев визит тәамамланыр алдыннан Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең Успенский соборын карады. Соборның күп өлеше реставрацияләнгән.

Свияжски Богородице-Успенский монастыре наместнигы белдерүенчә, Свияжски утрау-шәһәрчегендә реставрацияләү эшләре өчен кыш комачауламаячак, әмма кышкы чорда башкарырга ярамаган эшләр дә бар. “Сергиевский чиркәве, Троицкий чиркәве һәм башка объектларны реставрацияләү дәвам итәчәк”, - дип сөйләде Силуан атакай.

ТР Президенты матбугат хезмәте