Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - РФ субъектлары арасында Төркия белән сәүдә-иктисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә лидер

08.07.2019

-РФ субъектлары арасында Төркия белән сәүдә-иктисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә гадәттәгечә лидер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгать партнерлыгы: яңа бурычлар һәм проектлар" Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә белдерде. 

Чара Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды. Сессиядә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Төркия белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибарлык белән карый. Ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганга һәръяклы хезмәттәшлекне киңәйтүгә уңайлы шартлар булдырулары өчен аеруча рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында гамәлдә. Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы  уңышлы эшли, ә Истанбулда - Татарстан вәкиллеге. Казанның берничә Төркия шәһәре белән тугандашлык мөнәсәбәтләре бар. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә 17 хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Татарстан белән Төркия арасында авиаэлемтә җайга салынган. 

"Безнең республикада Россия Төркия инвестицияләренең 25 % тупланган - 2 млрд доллардан артык. Безнең товар әйләнеше үсә, әмма  үсешкә урын бар. Мисал өчен: берничә ел элек үзара сәүдә күләме 3 млрд сумга җитә иде", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада эшләүче Төркия компанияләре турында сөйләде. Бүген "Алабуга" МИЗ территориясендә берничә югары технологияле Төркия заводы эшли: «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам» – «Тракья Гласс», «Шишеджам» – «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «Дизайн Групп». 

Моннан тыш, узган елның май аенда «Джошкуноз» Магнитогорск металлургия комбинаты белән автопром өчен эшләнмәләр чыгаручы тагын бер производствоны ачты. Быел "Полимекс" компаниясе,  Казанда тарихи объектны төзекләндереп һәм шул рәвешле Татарстан башкаласы мәдәни һәм архитектура мирасын саклауда катнашып, «Kazan Palace» отелен ачты. 

Эре компанияләр арасында Рөстәм Миңнеханов «Aнадолу Эфес», «Тирсан Кардан», «Чукурова», «Гама»ны атады. "ТАИФ-НК" компаниясенең нефтьне тирән эшкәртү заводын төзүдә "Гемонт" компаниясе катнашты. "ТАИФ" компанияләр төркеме электр станциясен төзүдә "Энка" Төркия компаниясе катнаша. "Без Төркиянед иң эре сәнәгать зоналарының берсе "Гебзе" белән хезмәттәшлек итәбез, алар Татарстанда "Свияжск" мультимодаль комплексын өтзүдә катнашырга әзер", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, Төркия компанияләренең белән кече һәм урта предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү теләге бар. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов, Денис Мантуров һәм Мостафа Варанк барында Россия белән Төркия компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.