Татарстан Президенты: Без Төркия белән үзара файдалы хеәмәттәшлекне киңәйтү яклы

08.07.2019

Татарстан республика территориясендә Төркия бизнесы проектларын гамәлгә ашыруны үстерү яклы һәм һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашуда белдерде. Очрашу Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил партнеры. Актив элемтәләр яхшы нәтиҗәләргә китерә: үзара товар әйләнеше күләме, инвестицияләр һәм уртак проектлар арта, диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, Төркия компанияләре республикага 2 млрд. доллар тирәсе инвестицияләр китергән. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда уңышлы рәвештә Төркия компанияләре заводлары эшли: «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам»– «Тракья Гласс», «Шишеджам»– «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «Дизайн Групп». Яңа проектлар да бар. 

"Безгә Төркия белән икътисадый хезмәттәшлек төрлде өлкәләрдә кызыклы, шул исәптән энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, автомобильләр төзү, ИТ, сәламәтлек саклау, төзелеше, авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм туризм", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Мостафа Варанк үз чиратында Татарстан җитәкчелегенә Төркия компанияләре проектларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

"Без хезмәттәшлекне дәвам итәргә, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерергә тиеш. Безнең хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.