Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка "Иннопром-2019"да катнашу өчен килде

06.07.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш сәфәренә килде. "Кольцово" аэропортында аны Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов каршы алды. ТР Президенты визитының төп максаты - "Иннпором-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. 

БЫел күргәзмәнең төп темасы - "Цифрлы җитештерү: интеграцияләнгән алымнар". 80гә якын чит илләрдән, шул исәптән Кытай, Франция, Австрия, Италия, Көньяк Корея, Япониядән катнашучылар көтелә. Күргәзмәнең партнер иле Төркия Республикасы булачак. 

Күргәзмә кырларында Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулар уздыруы көтелә. ТР Президенты «Джошкуноз Холдинг» компанияләр төркеме генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашачак. Шуннан  Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровныд Төркия сәнәгать һәм техноогияләр министры Мостафа Варанка белән очрашуында катнашачак. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә катнашачак. Аннан Татарстан Президенты катнашында  «РариТЭК Холдинг» АҖ белән «Газинвестпроект»  ҖЧҖ арасында килешү имзалау көтелә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.