Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Уяв" - милләтенә карамастан, бөтен кеше бүген билгеләп үтә торган матур бәйрәм

06.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Уяв" Бөтенроссия чуаш мәдәнияты бәйрәмендә катнашты. 

Быел "Уяв" Аксубай муниципаль районында уздырыла. Чараның хөрмәтле кунагы Чуаш Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев булды. Әлеге борынгы бәйрәм энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген "Уяв" - Татарстанның күп милләтле халкы тормышында әһәмиятле бәйрәм.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне оештыручыларга һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга рәхмәт белдерде. Аеруча ул Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьевка рәхмәт белдерде. 

Михаил Игнатьев үз чиратында Аксубай районындагы "Уяв" бәйрәмен искиткеч һәм бик матур дип атады. Ул ветераннарга яшь буыннарга Чуаш Республикасы, Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия халыкларының мәдәни, рухи традицияләрен тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде.

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.