Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашты

06.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Икътисад, фән һәм мәдәният өлкәләрендә төбәкара хезмәттәшлек турында сүз барды. 

Искәртик, Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев Татарстанга эш сәфәре кыла. Төп максаты - Аксубай районында "Уяв" чуаш мәдәнияты бәйрәмендә катнашу. Бәйрәм чараларында Татарстан, Чуаш, Башкортостан, Самара өлкәсеннән иҗади коллективлар катнашачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.