Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларында туклануны оештыруга җитди карарага кушты

06.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә балаларны савыктыру лагерьларында туклануны оештыруны тикшерү йомгаклары турында Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңайлылыгы өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина чыгыш ясады.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада беренче сменада 1158 лагерь эшли башлаган (көндезге (мәктәп яны) лагерьлары – 1024, шәһәр яны – 109, палаткалар лагерьлары – 25). 445 лагерь тикшерелгән. 2018 норма бозу ачыкланган. Беренче сменада 78362 бала ял иткән.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, нормалар бозуларның 36%ы туклануны оештыру буенча. Моннан тыш, территорияләрне тоту, гомуми куллану урыннарын тоту, эчәр су белән тәэмин итү режимы, балаларны урнаштыру һәм башкалар буенча нормалар бозу ачыкланган.

Җиде савыктыру лагеренда туклану блогы хезмәткәрләренең кулларында һәм киемнәрендә эчәк таякчыклары бактерияләре табылган.  

Лагерьга туклану продуктларын документларсыз һәм маркировка ярлыкларысыз китерү ачыкланган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында балаларны савыктыру лагерьларында туклануны оештыруга җитди карарага кушты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, балалар булган барлык объектларда да иминлек чаралары, балаларны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итү мәсьәләләре катгый үтәлергә тиеш.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.