Рөстәм Миңнеханов өч фәннән БДИнын 100 баллга биргән Казан гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевка киләчәктә дә уңышлар теләде

06.07.2019

«Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Казанның 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фәннән – рус теленнән, информатикадан һәм физикадан БДИнын 100 баллга биргән. Математикадан – 99 балл.

Бүген бу хакта Рамил Баһавиев Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан гимназиясе укучысының укудагы уңышларын югары бәяләде. 

Ул ассызыклаганча, Рамил Баһавиев 11 ел буена татарча белем алган.

Рамил Баһавиев рус һәм татар әдәбиятын бик әйбәт белә, мәктәптәге иҗади чараларда алып баручы булып еш кына чыгыш ясаган, уенлы спорт төрләре белән кызыксына.   

Ул укуын Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтында дәвам итәргә җыена.

Рөстәм Миңнеханов аңа киләчәктә дә укуында уңышлар теләде.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, БДИдагы мондый нәтиҗәләр – Казанның 2 нче татар  гимназиясе укытучыларының тырыш хезмәте дә, Рөстәм Миңнеханов Рамил Баһавиевның әти-әнисенә дә рәхмәт әйтте (алар «КМПО»АҖдә инженерлар).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.