Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 2,7 млрд. сумга үтәлгән, бу 47,4% тәшкил итә. Барлыгы гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 942 күп фатирлы йортка капремонт ясау карала. Программаны финанслау күләме 5,8 млрд. сум.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңзәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов төзелеш өлкәсендәге берничә республика һәм федераль программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6010 урын булдырып, 29 балалар бакчасы төзү карала, шул исәптән 3090 - яслеле.
2019 елның 5 июленә 3 объектта эшләр тәмамланган. 26 объектта төзелеш дәвам итә, 1 объектта кирпеч диварлар коралар; 5 объектта түбә ябалар; эчке эшләр, тәрәзә һәм ишекләр куялар, 20 объектта кирәкле челтәрләр урнаштырыла.
Мәгариф объектларына капиталь ремонт буенча 5 июльгә 29 объектның 26сында эшләр бара. 3 объектта эшләр тәмамланган.
Барлык 9 интернат мәктәптә дә ремонт эшләре бара.
Республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт дәвам итә. 5 июльгә 15 объектның 14ендә эшләр бара.
Моннан тыш, балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 10 объектның 7сендә бара. Өч объектта эшләр тәмамланган.
Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 45 фельдшерлык-акушерлык пункты төзелү каралган. 5 июльгә 3 объектта эшләр тәмамланган. 38 муниципаль районда 41 объектта эшләр дәвам итә.
Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт буенча 5 июльгә 3 объектта эшләр төгәлләнгән, 6 объектта эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасында 5 июльгә авыл клубларын төзү программасы буенча 21 объектта эшләр оештырылган. 3 объектта фундамент корыла, 6сында – түбә ябу эшләре, 7сендә – эчке эшләр.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча 40 объектның 34ендә эшләр бара. 6 объектта эшләр тәмамланган.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү дәвам итә. 5 июльгә 22 объектның 4сендә эшләр бара.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт 33 объектта планлаштырылган. Барысында да эшләр оештырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ведомтсвосындагы учреждениеләргә капиталь ремонт буенча 11 объекттан 6 райондагы 6 объектта эшләр тәмамланган, 5 объектта эшләр дәвам итә.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада күп фатирлы йортларның ишегалларын барлау оештырылган. Бүгенгә аларның 29,5%ы тикшерелгән. 12 муниципаль районда барлау тәмамланган.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, барлау тәмамлануга ук ишегалларына капиталь ремонт программасын әзерләү башланачак.
Татарстан Президенты шулай ук төзелеш һәм капремонт өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашырудагы кимчелекләр турында сорады. Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бу – беренче чиратта гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт һәм мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү. Калган программалар график буенча бара.