Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтероссия сәяси партиясе еллык конференциясендә катнаша.
Конференция «Бедәм Россия» Югары һәм Генераль советларының уртак утырышы рәвешендә уза.
Конференциядә 450ләп кеше катнаша. Чара кысаларында ике панель дискуссия, шулай ук өч креатив сессия була.
Пленар утырыш Партия Рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында узды.
Утырышта дискуссияләрдә һәм креатив сессияләрдә эшләнгән тәкъдимнәр буенча фикер алышалар, азакта йомгак резолюция кабул ителәчәк.
«Бердәм Россия» партиянең кадрлар резервын формалаштыру системасын булдырачак. Кадрлар резервына кергәннәр киләчәктә төбәк, җирле һәм беренчел бүлекчәләрдә партиянең җитәкче вазыйфаларына дәгъва кыла алачак. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясенең кадрлар резервыннан теге яисә бу позициягә кандидатлар чыгару һәм тәкъдим итү вәкаләтләре булган комиссия төзеләчәк. Бу тәкъдимне «Бердәм Россия»нең институциональ проектларын алга сөрү департаменты җитәкчесе Илнар Гыйрфанов кертте.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында гражданнарга җиткерүне активрак һәм төрле дәрәҗәләрдә алып барырга кирәк. Бүген бу хакта «Бердәм Россия» Рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хәбәр итте.
«Бердәм Россия» партиясенең еллык конференциясендә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов (партиянең Югары Советы Бюросы әгъзасы), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре), Казан мэры Илсур Метшин (партиянең Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан җирле бүлекчәсе секретаре) һәм башкалар катнаша – барлыгы алты кеше, шуларның бишесе делегат статусында.