Рөстәм Миңнеханов Moscow Urban Forum-2019 кысаларында «Икътисад драйверы буларак, уңайлы шәһәрне үстерү өчен мохит» панель дискуссиясендә чыгыш ясады

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү урбанистик форумы-2019 (Moscow Urban Forum) кысаларында «Икътисад драйверы буларак, уңайлы шәһәрне үстерү өчен мохит» панель дискуссиясендә катнашты.

Форум  «Зарядье» (Мәскәү) концерт залында узды.

«Тормыш сыйфаты. Шәһәрләне үзгәртә торган проектлар» Moscow Urban Forum 2019 шәһәр администрацияләренең, бизнесның, шәһәр кешеләренең шәһәрләрнең балансланган һәм тотрыклы үсешенә, масштаблы проектларны гамәлгә ашыру аша тормыш сыйфатын арттыруга юнәлгән мәсьәләләр турында фикер алышуларга һәм инициативаларын тәкъдир итүләргә багышлана.  

«Икътисад драйверы буларак, уңайлы шәһәрне үстерү өчен мохит» панель дискуссиясе Россия шәһәрләре өчен яңа проектларның һәм инициативаларның мөмкинлекләре турында фикер алышуларга, тормыш сыйфатын арттыруның һәм шәһәр икътисадын үстерүнең гомуми мәсьәләләренә багышланды. 

Дискуссиядә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин, чит илләр экспертлары чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов модератор сорауларына җавап биргәндә билгеләп үткәнчә, шәһәрләрне уңышлы үстерү өчен хәзерге заман өндәүләренә җавап бирә белергә кирәк. «Безнең өчен 2005 елда Казанның 1000 еллыгын уздыру иң зур өндәү булды. Бөтенесе безнең башкаладан башланды. Бу – шәһәр башка төрле формалаша башлауның беренче адымы иде, бу – тузган торакны ликвидацияләү программасы, транспорт инфраструктурасы булдыру. Аннан  соң без Казанда 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру хокукына ирештек. Болар бар да Татарстан башкаласын үзгәртүгә этәргеч булды, спорт һәм транспорт объектлары, кунакчыллык объектлары барлыкка килде».

Универсиада-2013тән соң без тагын нәрсә булачак дип уйлана башладык.

«Без башка шәһәрләр ничек үзгәрү тәҗрибәсесен өйрәнә башладык, беренче чиратта – Мәскәү ничек үзгәрә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шулай итеп,  җәмәгать киңлекләрен үзгәртү пргограммасы барлыкка килде».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, җәмәгать киңлекләрен үзгәртү пргограммасы кысаларында биш ел эчендә республикада 328 объект булдырылды, һәм хәзер дә эш системалы дәвам итә.

«Беренче адымнар катлаулы булды, белгечләр җитмәде. Без хәзер төрле форумнар уздырабыз, күп кенә чит илләр партнёрларын чакырабыз, киңәшләшәбез. Безнең хәзер җәмәгать киңлекләре өчен инфраструктура булдыра торган кече кече предприятиеләр сериясе бар, яңа компетенцияләр пәйда була», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, җәмәгать киңлекләрен булдыру гына җитми – аларны тота белергә дә кирәк, гражданнарны җәлеп итү өчен кызыклы чаралар уздырырга, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Тормыш сыйфаты җәмәгать киңлекләре буенча да билгеләнә. Урыннарда уңайлы шартлар булдыру – димәк, анда яшьләрне саклап калу. Моның өчен уңайлы яшәү шартлары, зур хезмәт хакы алу мөмкинлеге булган эш кирәк».

Татарстан Республикасы Президенты мисал итеп яңа Иннополис шәһәрен китерде. «Иннополиста без илебез өчен ИТ-үзәк формалаштырабыз, - диде ул. – Планнарыбыз күп. Кайда барсак та, яңалык өйрәнеп кайтабыз».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.