Рөстәм Миңнеханов Мәскәү урбанистика форумында катнашачак

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә була. 

Анда ул Мәскәү урбанистика форумында катнашырга ниятли (Moscow Urban Forum). 

Moscow Urban Forum - глобаль мегаполислар үсешенә багышланган иң эре халыкара конгрессларның берсе. Форум 2011 елдан ел саен үткәрелә. MUF Россия һәм дөнья шәһәр администрацияләре вщкиллщре, архитекторлар, девелоперлар, төзүчеләр, финанс компанияләре җитәкчеләре, инвесторлар, мәгълхмат чаралары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнаша. 

Быел форум темасы - "Яшәү сыйфаты. Шәһәрләрне үзгәртүче проектлар". Төп мәйданчыгы "Зарядье" концерт залы була. 

Татарстан Республикасы Президенты "Үсеш өчен мохит. Икътисад үсеше драйверы буларак уңайлы шәһәр" панель дискуссиясендә катнаша. 

Әлеге дискуссиядә шулай ук РФ икътисад министры Максим Орешкин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, Мәскәү Хөүкәмтендә шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре һәм төзелеш буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин, чит ил экспертлары катнашачак. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләре белән "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыруда катнашучы белгечләр квалификациясен үстерүгә багышланган белем бирү программасы презентациясен дә карый. 

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Universal University креатив индустрияләр университетында һәм "Гараж" заманча сәнгать музеенда була. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.