Рөстәм Нигъмәтуллин: Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казандагы филиалы көчле үсеш алган уку йорты санала

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казандагы филиалы уку корпусы биналары һәм тулай торагы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин искә төшергәнчә, 2001 елда Казанда югары уку йортының филиалы ачыла. Бүгенге көндә анда Татарстан Республикасы һәм Россиянең җиде субъекты өчен квалификацияле судьялар, суд системасы хезмәткәрләре әзерләнә.

2012 елда Татарстан Хөкүмәте һәм университет арасында кадрларны яңадан әзерләү турында килешү төзелә. Ел саен 700дән артык кеше квалификация күтәрү курсларында укый.

“Университет яшьләр белән эшләү юнәлешләре дәүләт программаларын тормышка ашыруда актив позициядә тора. Филиалның студентлары республика һәм шәһәрдә уздырыла торган чараларда актив катнашалар”,  - дип өстәде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Хәзерге вакытта университет филиалында 2,3 меңнән артык студент укый. Яңа уку корпусында заманча компьютер класслары, лекция заллары урнашачак. Студентлар тулай торагы 138 кешегә исәпләнгән. Проект буенча монда күп функцияле спорт залы булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.