Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда Кыр көне-2019» агротехник күргәзмә мәйданчыгында булды

02.07.2019

Бүген Лаеш районында «Татарстанда Кыр көне-2019» Идел буенда иң эре агротехник күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. 

«Татарстанда Кыр көне» күргәзмәсе - кыр шартларында авыл хуҗалыгы продукциясен, товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгында кулланылучы бөтен чаралар күрсәтелә: югары уңышлы агрокультуралар, сыйфатлы ашламалар, үсемлекләрне эшкәртү чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы. Быел күргәзмә эшендә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусьтан 167 компания катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында югары дәрәҗәдә күргәзмәне оештыру өчен рәхмәт белдерде. "Әлеге мәйданчыкта үз продукцияләрен һәм технологияләрен безнең бик күп партнерларыбыз тәкъдим итте. Эшлекле программа мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздыруны планлаштыра. Без күргәзмә эшендә агросәнәгать комплексының 3,5 мең белгече катнашыр дип көтәбез", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Аның сүзләренчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәменнән башка әлеге проектлар мөмкин булмас иде. "Бүген федераль дәрәҗәдә эре агрохолдингларга, кече һәм урта агросәнәгать комплексы предприятиеләренә зур ярдәм күрсәтелә. Бу бик җитди ярдәм", - диде ул. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, заманча технологияләрне гамәлгә кертмичә, конкурентлыкка сәләтле булып калу мөмкин түгел. "Бүген безгә автоплотлы трактор күрсәттеләр, терлекчелектә иң заманча технологияләр, корылыкка каршы торырлык авыл хуҗалыгы культуралары. Бу бик олы тәҗрибә", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.