Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Efes белән күп еллык хезмәттәшлеген югары бәяли

02.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы белән сыра кайнатучы AB InBev Efes компаниясе арасында республика территориясендә агросәнәгать программасын башлап җибәрү турында килешү имзаланды. Әлеге инициатива Татарстанда 2023 елга сыра кайнату өчен арпаны үстерү һәм сатып алу күләмен 40 кат арттырырга ярдәм итәчәк.

Имзалау чарасы "Татарстанда Кыр көне - 2019" күргәзмәсе кысаларында Лаеш районында узды. Документка имзаларын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм AB InBev Efes президенты Дмитрий Шпаков куйдылар. 

Агропрограмма республикада арпа уңышы күләмен арттыруны, аны үстерүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләрне гамәлгә кертүне, экологиягә тәэсирне киметүне мөмкин итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Efes белән күп еллык хезмәттәшлеген югары бәяли . "Киләсе адым сыра кайнату арпасын үстерү өчен производство базасын ачу булырга тише. Бу безнең авыл хуҗалыгын үстерүгә яхшы чыганак һәм мөмкинлекләр. Без әлеге проектка халыкара компаниянең игътибар итүен уңай бәялибез", - диде ул. 

Дмитрий Шпаков сүзләренчә, яңа программа республика территориясендә арпа үстерү буенча производство кластерын булдыруны тәэмин итәчәк. "Саннарга килсәк, берничә елда без җирле аграрчыларда сыра кайнату өчен арпаны 40 кат күбрәк сатып алуны планлаштырабыз", - диде AB InBev Efes президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.