Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сөт комбинатында булды

02.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сөт комбинатында («КОМОС ГРУПП» агрохолдингы)  булды.

Монда беренче модернизацияләү этабыннан соң җитештерүне символик рәвештә эшләтеп җибәрделәр. 

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар цехлар эше белән таныштылар һәм заманча җайланмаларны карап чыктылар. Татарстан Президенты аппарат цехын, фасовкалау цехын, оеткан сөттән ясалган продукция цехын һәм кефир, катык, ряженка һәм башкаларны  җитештерү процессы җайланмаларын карап чыкты.  

Кунаклар монда җитештерелүче туңдырманы да татып карадылар. 

Комбинатны эчке ишегалды сәхнәсендә завод тарихы һәм аны модернизацияләү турында фильм күрсәттеләр.
Казан сөт комбинаты «КОМОС ГРУПП» (Удмуртия) компаниясе тарфыннан 2017 елда сатып алынган. Шул елны ук предприятиедә модернизация башланган, ул 3 этапта (2017-2021 еллар) узган, инвестицияләр күләме 3,5 млрд сум.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җитештерүне ачу - Казан һәм Татарстан өчен мөһим вакыйга. Казан сөт комбинаты – шәһәрнең 1932 елда нигез салынга иң иске заводларыннан берсе.

«Мин монда төрле елларда булганым бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм предприятиенең ничек үзгәргәнен күрәм. Предприятиенең яман хәлләрдә калганы да бар, 2017 елда инвестор – «КОМОС ГРУПП» компаниясе барлыкка килде. Бүген ул - безнең стратегик партнер. Компания республикада кошчылык һәм дуңгызчылык белән бәйле башка проектларны да гамәлгә ашыра».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, предприятие бүген үз продукциясен  экспортка чыгара, шулай ук илнең 70 төбәгенә җибәрә. «Монда сыйфатлы продукция җитештерәләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Димәк, безнең республика кешеләре сыйфатлы сөт продуктлары кулланачак».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казан сөт комбинатының кызыклы идеяләре күп – аерым алганда, «Мәктәп сөте» программасы кысаларында сөт җитештерү идеясе бар.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КОМОС ГРУПП»ның тырыш белгечләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Авыл хуҗалыгы министры Иван Лебедев Казан сөт комбинатының яңа җитештерүен дәүләт ярдәменең яхшы мисалы дип атады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.