Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән тәбрик итте

18.08.2012

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.

“Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу мөкатдәс бәйрәм рухи пакълек, игелек һәм шәфкатьлек гәүдәләнеше булган изге Рамазан ае тәмамлануны аңлата.

Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисләрен тәрбияли. Ураза тоту мөселманнарга Аллага Тәгаләгә карата тәкъвалыгын күрсәтү өчен бер форсат булып тора.

Татарстан мөселманнарына да хас булган миһербанлык, гаделлек, имин тормышка омтылу, кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булу кебек мәңгелек кыйммәтләр күп гасырлар буена күпмилләтле җәмгыятебезне ныгытуга, гражданнар һәм диннәр арасында тынычлыкны саклауга хезмәт итә.

Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне ныгытсын, йөрәкләребезгә җылылык, сөенеч, игелек һәм ярату алып килсен!

Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!” – диелә мөрәҗәгатьтә.

ТР Президенты матбугат хезмәте