Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Ведомствоара комиссия утырышы кысаларында Казан шәһәренең тарихи җирлекләрен үстерү концепциясе тәкъдир ителде.
Концепцияне Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерүне эшләү проекты төркеме җитәкчесе, архитектор Олег Маклаков һәм архитектор Анна Новикова тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның апрелендә Концепцияне эшләргә тәкъдим иткән иде.
Концепциянең максаты – Казанның тарихи җирлеге территориясендә бердәм проектлау методикасын эшләү.
Олег Маклаков белдергәнчә, бүген концепциянең беренче этабы тәкъдир ителде. Проект төркеме Казан үзәген үстерү буенча үз тәкъдимнәрен күрсәтеп бирде. Рөстәм Миңнеханов бу эшне уңай бәяләде.
Икенче этап концепциянең үзен эшләүгә, детальләрне һәм формулировкаларны, параметрларны төгәлләштерүгә юнәләчәк.
Казан үзәге концепциясен тәкъдир итү белән бергә, Казан, Алабуга һәм Свияжск территорияләрендә яңа төзелеш һәм реконструкция проектлары буенча да фикер алыштылар.
Казанның тарихи үзәге территориясендә яңа төзелеш проектлары турында Казан Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары - шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая сөйләде. Ул 9 проект тәкъдим итте (7 яңа һәм икесе – элек каралган).
Гладилов ур.,38а объектын реконструкцияләү проекты комиссия тарафыннан хупланды.
Париж Коммунасы,16 (тулай торак) бинасын традицион шәкелдә 4 катлы итеп төзү дә хупланды.
Өченче объект – Нариман урамындагы 4 катлы кунакханә. Проект шулай ук хупланды.
Калинин урамында күчешле 6-9 катлы торак йорт проектын шунда килеш хәл итәргә карар кылынды.
Аннары Тукай урамында аз катлы йортлар салуның ике варианты тәкъдим ителде, икенче вариант хупланды.
Гоголь урамы, 8 нче йортның 4 катлы бинанасын торгызу проекты хупланмады. Федосеевская,52дәге халыкара мәгариф үзәгенең 5 катлы бинасы проекты 3 вариантта бирелде, берсе хупланды.
Октябрьск шәһәрчеге территориясендә сәүдә үзәге салу проекты кире кагылган иде. Рөстәм Миңнеханов Казан администрациясенә проектны тагын бер кабат карарга тәкъдим итте.
Фәткуллин урамындагы (Әҗем мәчете районы) бульварны төзекләндерү концепциясе турында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, проект – яхшы һәм кирәкле. Татарстан Республикасы Президенты концепцияне җир кишәрлекләре хуҗалары белән бергәләп карарга кушты.
Алабуга тарихи җирлегендә яңа төзелеш проектын Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеш буенча урынбасары Ольга Никитина тәкъдим итте. Проект искәрмәләрне исәпкә алып эшләп бетерелгән. Проект хупланды. Сүз Нефтьчеләр ур., 127 проспектында җәмәгать туклануы предприятиесе турында бара.
Азакта Свияжскта индивидуальторак йорт төзелеше проекты каралды (Александровская ур.). Проект хупланды.