ТР Хөкүмәте башлыгы килешүләр төзү мәсьәләсендә алты районга ныклап шөгыльләнергә кушты
17.08.2012Татарстан муниципаль берәмлекләрендә ике контурлы пар казаннары куйдыру буенча проект-смета документлары 4 мең 319 фатир буенча башкарылган (89 процент). Фасад яктан газ үткәргеч сузу буенча 4 мең 242 фатирда монтаж эшләре (84 процент), җылыту системалары 3 мең 738 фатирда (77 процент) үтәлгән. Җиһазлар тулысынча 3 мең 706 фатирда урнаштырылган (77 процент).
ТР Министрлар Кабинетында барган республикакүләм киңәшмәдә барган “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны Татарстанда тормышка ашыру мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай дип хисап тотты. Аның сүзләренчә, программа буенча бүген 4 мең 705 фатирдан гариза кулга кергән (пландагының 97 проценты). Районнарга барлыгы 4 мең 424 килешү җибәрелгән, шуларның 37 проценты гына имзаланган, аеруча Балтач, Балык Бистәсе, Лениногорск, Саба, Әгерҗе, Чистай районнарында эш начар, дип проблемалы мәсьәлне кузгатты министр.
Киңәшмәгә рәислек иткән ТР Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков искәртеп, җылыту сезоны борын төбендә генә, димәк, шушы санап кителгән районнарга бүген-иртәгә бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә, дип таләп итте.