Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуда эш сәфәрендә
17.08.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуга эш сәфәре кыла.
Сәфәрнең төп максаты - агросәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексларында тармак икътисадының инновацион үсеше мәсьәләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрә.
Чара кысаларында бизнес, фән һәм үсеш институтларының үзара элемтәсенә аерым игътибар биреләчәк. Киңәшмәдә РФ Хөкүмәте вице-премьеры Владислав Сурков, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Железняк, РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һ.б. катнаша.