Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлеккә азык әзерләү һәм кырларны эшкәртү турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр сүзләренә караганда, күп санлы авыл хуҗалыгы формалары күп еллык үләннәрне беренче кат чабуны тәмамлаганнар. Бүгенге көнгә 250 мең тонна печән, 1,2 млн. тонна сенаж - 470 мең тонна азык берәмлеге ягъни чагыштырмача бер терлек башына 9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
"Безнең 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 40тан артык баш терлеге булган өч район бар. Бу Балтач, Әтнә һәм Саба районнары. Әлеге районнарда аеруча нәтиҗәле эш алып барыла. Шулай ук Актаныш, Кукмара, Арча, Теләче, Ютазы районнарында эшләр яхшы оештырылган", - диде Марат Әхмәтов.
Аерым ТР Авыл хуҗалыгы министрылыг башлыгы кырларны эшкәртү турында хәбәр итте. Оператив хәбәрләргә караганда, бүгенгә 274 мең гектар кырлар эшкәртелгән, ягъни фаразларның 80 %.
Марат Әхмәтов буел уҗымнарның 39 % юагалтуга тукталды. Зыян 1,6 млрд. сум дип исәпләнә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына зыянны каплауга документлар җибәрелгән. "Хәзерге вакытка документларны тикшерү тәмамланган, һәм без күпмедер финанс ярдәм алырбыз дип өметләнәнбез", - диде ул.
Шулай ук Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика умартачылары бал кортларының массалы рәвештә үлүләре турында хәбәр итәләр. Сәбәбен авыл хуҗалыгы кырларын химик эшкәртүгә бәйлиләр. Министр билгеләгәнчә, пестицидларны куллану Россия Федерациясе законнары белән регламентлана. Ул хуҗалыклар җитәкчеләрен әлеге таләпләргә игътибарлы булырга өндәде.