Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм венчурлы капитал салуның Россия Ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен 2008 елның июлендә III Казан венчур ярминкәсе үткәрүгә хәзерлек турында фикер алыштылар
19.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Турыдан-туры һәм венчурлы капитал салуның Россия Ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконенны кабул итте.
Сүз 3-4 нче июль көннәрендә Татарстан башкаласында III Казан венчур ярминкәсен оештыру һәм үткәрү турында барды. Альбина Никконен хәбәр иткәнчә, бу венчур ярминкәсе “инновацияләр үсеше өчен бик яхшы мәйданчык була ала”.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры белән Турыдан-туры һәм венчурлы капитал салуның Россия Ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры инновацион эшчәнлекнең инфраструктура үсеше һәм венчур эшмәкәрлеге мәсьәләләре, аерым алганда, республикада венчур эшмәкәрлеге буенча коучинг–үзәк төзү турында фикер алыштылар.
“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләти оешма вәкилләренең IV Венчур форумы (2008 елның октябре) кысаларында Россия венчур ярминкәсен оештыруда һәм үткәрүдә, Турыдан-туры һәм венчурлы капитал салуның Россия Ассоциациясенең кайбер халыкара проектларында (Израиль, АКШ һәм Финляндия белән бергә) катнашуы күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм Альбина Никконен Татарстан вәкилләренең хосусый һәм венчур капиталы Европа Ассоциациясенең (EVCA) еллык җыелышында катнашу темасын да кузгаттылар. Аны үткәрү 18-20 нче июньгә планлаштырыла (Мадрид, Испания).
Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасын “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләти оешма директоры Айнур Айдельдинов, “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләти оешма директорының урынбасары Ренат Билалов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының икътисад бүлеге, финанс һәм дәүләт милке белән идарә итү башлыгы Руслан Шакиров тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте