Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды

24.06.2019

Бүген Тюрингиягә  (Германия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды. 

Баухауз университеты нигездә гуманитар фәннәрне укыту белән шөгыльләнә: сәнгать, дизайн, медиа һәм башка өлкәләрдә. Шулай ук техник белгечлекләр дә бар, шулардан: граждан төзелеше һәм архитектура. Хәзерге вакытта  университетта 4 меңләп студент белем ала.

Белем бирү процессында заманча методикалар киң кулланыла, яхшы җиһазланган лабораторияләрдә фәнни тикшеренүләр уздырыла. Шуларның берсендә – Цифрлы Баухауз лабораториясендә Рөстәм Миңнеханов та булды.

Татарстан Президентына Цифрлы лаборатории белгечләре эшләүче югары технологияле проектларны тәкъдир иттеләр.Эрфурт шәһәренең цифрлы моделе мисалында Рөстәм Миңнехановка яңа технологияләрнең транспорт челтәрләрен анализларга ярдәм итүе турында сөйләделәр.  

Аннары Рөстәм Миңнехановка төзелеш һәм архитектура өлкәсендә ясалма акыл мөмкинлеклекләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында да сөйләделәр. Төп юнәлешләрнең берсе – төрле төзелеш процессларын мәгълүмати модельләштерү.

Тәкъдир итүдә билгеләп үтелгәнчә, ясалма акыл вакытны һәм ресурсларны экономияләргә ярдәм итә.   

Тагын Рөстәм Миңнехановка Баухауз ИТ-белгечләре тарафыннан эшләнгән акыллы датчикларны күрсәттеләр. Бу зур булмаган приборлар объектларның төрле параметрларын, материалның температурасын, конструкцияләрнең тирбәлеш дәрәҗәсен һәм башкаларны үлчәргә сәләтле.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов Виртуаль хакыйкатьне визуальләштерү лабораториясендә булды. Монда төзелештә һәм инженериядәге процессларны модельләштерү өчен билгеләнгән 3D-дисплей урнашкан.

Азакта Рөстәм Миңнеханов Баухауз университеты вәкилләренә төгәл тәкъдир итү уздырган өчен рәхмәт белдерде.   

Ул Татарстан Республикасы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек өчен  Баухаузның потенциалы зур булуны билгеләп үтте. КДАТУ ректоры Рәшит Низамов хәбәр иткәнчә, Казан университеты немец коллегалары белән хезмәттәшлек итә инде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.