Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстаны Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилне вазыйфасыннан азат итү турында Указ имзаланды

24.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстаны Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов вазыйфасыннан азат ителде.

«Нагуманов Тимур Дмитриевичны, башка эшкә күчүе сәбәпле, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстаны Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә документ текстында.

2019 елның 22 июненнән Татарстан Республикасы Президенты Указы ПУ-356.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.