Татарстан белән Төрекмәнстанны үзара аңлашу дәрәҗәсенең югары булуы берләштерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаның Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта узган Сабантуйда хәбәр итте
Казанлыларны һәм республика кешеләрен Сабантуй белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегация кунакта. «Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык принцибында корыла. Татарстан белән Төрекмәнстанны күпьеллык хезмәттәшлек, тарихи һәм тел бергәлеге, мәдәни традицияләр, югары дәрәҗәдәге ышаныч һәм үзара аңлашу берләштерә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Төрекмәнстан Президентының Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында безнең кунаклар татар халык бәйрәмендә катнашалар», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Сабантуй – ул игенчеләр бәйрәме. «Аларның хезмәте – республикабызның үсеше һәм алга баруы нигезе. Бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.Ул Россия халыклары мәдәниятләренең бай палитрасында үз чагылышын тапты», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга Владимир Путинның сәламләвен укыды.
Сабантуй мәйданчыгында Татарстан муниципалитетлары үз хуҗалыкларын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов Кукмара районы һәм Төрекмәнстан хуҗалыкларын карап чыктылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое М.Ш. Шәймиев һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Бәйрәм тамашасын концерт программасы дәвам итте. Татарстанның иҗат коллективларыннан тыш, бәйрәмдә Төрекмәнстан сәнгать осталары да чыгыш ясады. Һәм беренче мәртәбә Сабантуйда «Турецкий хоры» татар телендә «Туган тел»не башкарды.