Мотор ягулыклары сыйфатын тикшерү буенча айлык барышында күп сандагы тәртип бозулар ведомстволарның автомобильләргә бензин салу станцияләрендә күзәтелгән

18.03.2008

Татарстан Республикасында гамәли кулланылышта йөри һәм файдаланыла торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык кысаларында 350 объект тикшерелеп, аларның 344 е автомобильләргә бензин салу станцияләре һәм 6 нефть базасы булды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе” дәүләт учреждениесе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Шуны искәртик: республикада ягулык-майлау материалларының сыйфатын тикшерү буенча айлык 4 нче февральдән алып 7 нче мартка кадәр үткәрелде.
Бу вакыт эчендә “кайнар линия” буенча продукцияне кулланучылардан 34 шикаять килгән. Роберт Гыйлаҗиев сүзләренә караганда, сыйфат туры килмәү очрагы бары тик бер генә шикаять буенча расланган (Минзәлә муниципаль районында).
Бу вакыт эчендә барысы 711 проба алынган һәм сынап каралган, шулардан 44 проба ГОСТ ның аерым таләпләренә туры килмәгән (тикшерелгән пробаларның гомуми саныннан 6,2 %).
Роберт Гыйлаҗиев гыйнварда бу күрсәткечнең 5,2 % тәшкил итүен искәртеп үтте.
Гомумән алганда, 2007 елда тикшерелгән пробаларның гомуми саныннан 4,7 % ы сыйфатсыз ягулык булуын күрсәтте.
Мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык барышында күп сандагы тәртип бозулар ведомстволарның автомобильләргә бензин салу станцияләрендә күзәтелгән (1 тикшерүгә уртача 3 тәртип бозу), аннан соң шәхси эшкуарларга караган автомобильләргә бензин салу станцияләрендә булган. “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе” дәүләт учреждениесе башлыгы белдергәнчә, тикшерү вакытында “Татнефть” һәм “Татнефтепродукт” ААҖ ләренә караган автомобильләргә бензин салу станцияләрендә мотор ягулыгы сыйфатын бозулар күзәтелмәгән.
70 объект буенча тикшерү материаллары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелгән булган.
Казан районара табигатьне саклау прокуроры Олег Дәминов хәбәр иткәнчә, бүген һәр икенче автомобильгә бензин салу станциясе дип әйтерлек табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу белән эшли. Айлык үткәрү вакытында 41 хезмәт урынындагы кеше һәм 12 юридик шәхес җавапка тартылды, автомобильләргә бензин салу станциясе тирәсендә саклау корылмалары булдыру таләбе куелган 17 дәгъва гаризасы җибәрелде.
Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе Александр Груничев тикшерү кысаларында автомобиль ягулыкларыннан файдалану үзенчәлегенә карата кулланучыларны ялгыштыру очраклары буенча 11 эш кузгатылган булуы турында хәбәр итте. Тикшерү барышында мотор ягулыгы сыйфатын күрсәтә торган норматив документларга карата булган таләпләрне үтәү буенча автомобильләргә бензин салу станциясен тикшерүгә 48 акт төзелгән.
Александр Груничев шулай ук республикада бензин бәясенең уртача 5-7 % ка күтәрелүе турында да хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу - ягулык белән төп тәэмин итеп торучы - Түбән Кама , Уфа , “ТАИФ-НК” ЯАҖ нең сату бәяләре үсү белән бәйле. Груничев әфәнде бензинның бәясе литрына 30 сумга кадәр арту фараз ителмәвен билгеләп үтте.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасында 803 автомобильләргә бензин салу станциясе һәм 108 нефть базасы эшли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте