Татарстан Президенты Төмән нефть промыслы җиһазлары заводында булды

18.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Төмән нефть промыслы җиһазлары заводында булды. Предприятиены «Бейкер Хьюз» Америка нефть сервисы компаниясе оештырган.  

«Бейкер Хьюз» нефть, газ чыгару өчен җиһазлар җитештерә һәм дөньяда 90нан артык илдә эшчәнлек алып бара. 

Төмәндә 2014 елда ачылган заводта бөтен процесслар автоматлаштырган. 

Татарстан Президентына технологик процессны күрсәттеләр, производство барышы белән таныштырдылар. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Бейкер Хьюз» компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Ул Чаллыдагы «ТатПром-Холдинг» белән скважиналар өчен фильтрлар җитештерә һәм агылуны тикшерү җайланмаларын ясый. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.