Татарстан Президенты "Изге Болгар җыены" мөселманнарның традицион корылтаенда катнашучыларны сәламләде

15.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Презденты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә сәфәр кылды. Анда ул "Изге Болгар җыены" мөселманнарның традицион корылтаенда катнашучыларны сәламләде. Идел Болгарының исламны кабул итүенә багышланган бәйрәмдә гадәттәгечә бөтен Россиядән һәм башка илләрдән килгән дистәләгән мең кеше катнаша. 

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы ун елда Борынгы Болгар территориясе гаять зур үзгәрешләр кичерде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә олы тарихи мирасны тергезеп булды - биредә искиткеч туризм үзәге барлыкка килде, диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Болгар ислам академиясендә алданрак мөселман дин әһелләре белән очрашу узды, анда академия киләчәге, Болгарда дини агартуга юнәлдерелгән балалар лагере оештыру турында да сүз барды. "Безнең өчен ислам дин генә түгел, бу безнең бабаларыбыз мирасы. Сезгә "Изге Болгар җыенында" катнашучыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да бу матур бәйрәмдә очрашырбыз, дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Минтимер Шәймиев чыгышында Борынгы Болгарны тергезүдә бөтен республика катнашуын ассызыклады. Нәтиҗәдә тарихи һәйкәлләр дә тергезелде, рухи байлыгыбыз да кайтарылды. "Бу безнең мирасыбыз. Алга таба грамоталы эшне оештырып, эчтәлек өлешен үстерергә һәм баетырга кирәк. Бу безнең изге җиребез, безнең тарихыбыз. Аны сакларга кирәк!", - диде ул. 

Шуннан "Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар" комплекслы проектны гамәлгә ашыру өчен Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Яңарыш" республика фондының Хәйриячеләр китабының IX томын тапшырды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Борынгы Болгар территориясендәге яңа музейларны карадылар. Шулар арасында "Елга буендагы шәһәр" музее экспозициясе белән таныштылар. Музей Идел елгасы ярындагы Спасск шәһәре тарихына багышланган. Шуннан ТР Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Абдулла Алиш музеен карадылар, ул атаклы балалар язучысы иҗаты һәм батырлыгы турында сөйли. Шулай ук кунаклар "Болгар чәйханәсе" музеенда булдылар, анда самавырлар коллекциясен күрделәр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов көрәш мәйданчыгында да булды. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев башка кунаклар белән Җәмигъ мәчете урынында өйлә намазын укыдылар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.