Рөстәм Миңнеханов: Болгар Россия мөселманнарының рухи мәдәниятында уникаль урын били

15.06.2019

Болгар - Россия мөселманнарының рухи мәдәниятында уникаль урын били  . 922 елда сайлау нәтиҗәсендә ислам илнең традицион диннәренең берсенә әверелде, дәүләтебезнең поликонфессиональ характерын формалаштыруга ярдәм итте. Күбесенчә Ислам мәдәнияте нәтиҗәсендә Россиянең көнбатыш белән көнчыгышны тоташтыручы уникаль цивилизациясе формалашу мөмкин булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселман дин әһелләре белән очрашуда хәбәр итте.   

Очрашу Ислам кабул итү еллыгына багышланган «Изге Болгар жыены» мөселманнарның традицион корылтае кысаларында Болгар ислам академиясендә уздырылды. Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Федераль милли эшләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстанның, Чечняның, Дагыстанның, Ингушетиянең, Кырымның мөселман дин әһелләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясында баручы процесслар тулысынча Россия өммәтендә дә чагыла. Ул мөселманнарга берләшү  кирәклеген, тискәре тенденцияләргә каршы торуның бердәм алымнарын эшләү зарурлыгын билгеләп үтте. Бу процесста Болгар ислам академиясе мөһим роль уйнарга тиеш. «Күптән түгел әле без сезнең белән бу мәгариф учреждениесе нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашкан идек, ә менә быел мөселман дин тәгълиматы буенча беренче докторлык диссертацияләрен якларга җыеналар. Академияне тәмамлаучылар җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләрне ныгытуга булышырлыр дип ышанабыз», - диде ТР Президенты. 

Чит илләр вәкилләренең дә Болгар ислам академиясе белән кызыксынулары арта бара. Быел гына академиядә Согуд Гарәпстаны, БГӘ һәм башка илләр делегацияләре булып китте. «Бу Болгар ислам академиясе проектын гамәлгә ашыруны күп кенә мөселман илләрендә игътибар белән күзәтүне раслый. Безнең өчен бу - зур хөрмәт һәм зур җаваплылык та», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты белдергәнчә, Татарстанда ислам оешмалары белән хезмәттәшлекнең зур тәҗрибәсе тупланган. Ул искәрткәнчә, 2006 елда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме оештырылды, аны Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкләделәр. 2014 елдан бу оешманы РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 19 июнендә РФ ТЭМда яңартылган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен тәкъдир итү булачак.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2010 елдан Казанда абруйлы мөфтиләр һәм имамнар катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла. Быел форум 10 нчы мәртәбә оештырылды. Шулай ук ИХО һәм РФ Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан башкаласында ел саен «Kazansummit: Россия-Ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. 

«Рухи үсешнең һәм дәүләт белән мөселманнарның үзара хезмәттәшлегенең күп кенә мәсьәләләре 2015 елда Болгарда кабул ителгән Россия мөселманнарының социаль доктринасында чагылган».

«Заманның өндәүләренә каршы тору максатларында беренче чиратта илебез халыкларының тарихи-мәдәни традицияләренә таянырга кирәк. Бу җәһәттән дин әһелләренә мөһим роль бирелә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.