2007 елда Татарстанда бюджетчыларның хезмәт хакы 20,5 процентка артты
17.03.2008
Бүген Татарстан Хөкүмәте бинасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча видеоконференция режимында республиканың өчьяклы комиссиясе утырышы булып узды. Анда узган елга йомгак ясалды.
Кереш доклад белән чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 2007 елда Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү буенча планлаштырылган эш алып барылды. Нәтиҗәдә ул 30 процентка (инфляцияне исәпкә алганда 20,5 процент) артты һәм 7,5 мең сум тәшкил итте. Бу – республика буенча тулаем хезмәткә түләү дәрәҗәсенең 65 проценты. Өчьяклы социаль килешүләр ярдәмендә әлеге күрсәткечне 80 процентка кадәр үстерү планлаштырыла. Айрат Шәфигуллин шулай ук хезмәт хакы буенча бирәчәк бурычның 9,5 тән 6,5 млн.га кадәр кимүе турында да әйтте. Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, үз чиратында, хәзерге вакытта бюджет өлкәсендәге хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстанның Россиядә 46 нчы урында торуын билгеләп үтте. 2007 елда яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы алучылар санын 34 процентка киметүгә ирешелде. Бары тик агросәнәгать комплексы өлкәсендә генә проблемалар кардиналь үзгәрешсез калды. Татьяна Водопьянова бүген 380 меңгә якын татарстанлыларның “соры” базарда эшләүләре һәм “конвертлы” хезмәт хакы алулары турында хәбәр итте. “Мондый хәл кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә килеп чыга, - диде ул. – Анда профсоюзлар оештыруга һәм коллектив килешүләр төзүгә усаллык белән карыйлар”.
Татарстан профсоюзлар рәисе шулай ук эшкә алучыларга Пенсия фондына мәҗбүри тәртиптә акча күчерүне йөкли торган коллектив килешүгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ясады. Дискуссия барышында республиканың төрле профсоюз вәкилләре төп игътибарны 1 нче июньнән кертелергә тиешле хезмәткә түләүнең тармак системасына юнәлттеләр. Ярты ел элек әлеге системаны төзүгә җаваплы булган Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге (ЦЭСИ) эшче төркем төзеделәр. Шулай да алар бу вакыт эчендә әлеге мәсьәлә буенча бер генә мәртәбә дә җыелмаганнар. Өстәвенә алар хезмәткә түләүнең тармак системасын төзүдә профсоюзлар белән хезмәттәшлек итүдән читкә тайпылалар. Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин дәүләтнең диалоглар өчен әзер булуын белдерде һәм әлеге мәсьәлә буенча бәйләнешкә керергә мөмкин булган кешенең координаталарын бирде.
"Татар-Информ"