Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзалаган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.
“Шуның зур өлеше Haier “акыллы завод” килешүенә туры килде. Әлеге “акыллы завод” заманча җитештерүе белән аерылып тора. Инвесторларга монда эшләргә уңайлы, шуңа күрә дә республикада алар эшчәнлекләрен киңәйтәләр”, - диде ул.
“Алга таба барлык төзелә торган заводларны модернизацияләү өстендә эшләячәкбез, аларны “акыллы завод”ка кушачакбыз. Ахыр чиктә, көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерә торган унике “акыллы” индустриаль парк булдырачакбыз”, - диде Талия Миңнуллина.
“Бүгенге көнгә Петербург Халыкара икътисади форумы – инвесторлар күзлегеннән караганда, Россиядә уза торган иң файдалы чара. Россия һәм халыкара инвесторларның бу мәйданчыкта тупланышы чынлап та бик югары”, - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.