Бүген Казанда Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды.
Тантанада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе Михаил Черников катнашты.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен Казанга Россиянең 85 төбәгеннән 340 мәктәп укучысы килгән иде. Конкурс этаплары “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узды. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, велосипедны ясалма йөртү осталыкларын күрсәтте.
“Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чараларда актив катнашу мөмкинлеген алды һәм яшьтәшләренә һәм өлкәннәргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча үрнәк күрсәттеләр”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Ул искә алганча, Казанда ярышлар өченче тапкыр узды: элек Татарстан башкаласында 1986 һәм 2006 елларда узган.
Аннары ТР Премьер-министры “Бергә – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” этабында конкурс җиңүчеләрен бүләкләде.
“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы Казанда 3 июньдә башланды.