Татарстан Президенты һәм Новосибирск өлкәсе Губернаторы Федераль Сабантуйны ачтылар

09.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников һәм РФнең Себер федераль округында вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло "Федераль Сабантуй - 2019" татар халык бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм мәйданы Обь елгасының төзекләндереләгән яр буенда урнашты. Ачу тантанасында кунакларга Сабантуй тарихы һәм гореф-гадәтләре турында театраль пролог тәкъдим ителде. 

Аннары Сергей Меняйло, Андрей Травников һәм Рөстәм Миңнеханов бйәрәмдә катнашучыларны сәламләделәр. Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенең аеруча лаеклы вәкилләренә ТР дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Шуннан мәртәбәле кунаклар бәйрәм мәйданнарын карады һәм милли ашлар кабып карадылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.