Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе үзара хезмәттәшлекне үстерергә ниятлиләр

09.06.2019

Бүген Новосибирск өлкәсе администрациясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә Губернаторы Андрей Травников белән очрашу узды. Ике төбәк җитәкчесе Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Андрей Травниковка Федераль Сабантуйны оештырудагы ярдәме һәм өлкәдәге татар иҗтимагый оешмаларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бу милләтара мөнәсәбәтләре ныгуга ярдәм һәм бәйрәм югары дәрәҗәд узачагына ышануын белдерде. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, ике төбәк арасында товар әйләнеше күләме ел саен 3,5 млрд. сум тирәсендә. Татарстан өлкәгә авыр йөк машиналары, автобуслар, шиналар, дару, химия продукциясен, көнкүреш товарларын җибәрә. Ә Новосибирск өлкәсе Татарстанга азык-төлек, төзекләндерү материаллары китерә. Ике як та товар әйләнеше күләмен арттырырга кирәклеген ассызыклады. Татарстан машина төзелеше, нефть химиясе, авиатөзелеш, авыл хуҗалыгы 1әм сәламәтлек саклау продукциясен китерүне арттырырга мөмкин. 

Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе делегациясен Казанга 22-27 августта узачак "Ворлдскиллс" 45 нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.