Рөстәм Миңнеханов России Президенты Владимир Путинның Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашуында катнашты

07.06.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Германиянең федераль җире Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашу уздырды.

Әңгәмә Петербург халыкара икътисадый форумы-2019 киңлекләрендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да катнашты. 

Искәртәбез, бүген иртән ПХИФ-2019 кысаларында Саксония Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Яклар үзара хезмәттәшлек перспективалары һәм төбәкара дәрәҗәдә якынлашу адымнары турында фикер алышканнар иде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru сайты материаллары файдаланылды.