Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты

07.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. 2019 елда форум темасы - "Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырам".

Пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. 

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, "глобаль икътисад үсеше формаль рәвештә уңай күрсәткечләр белән билгеләә. 2011-2017 елларда уртача елык үсеш - 2,8 процент. Соңгы елларда - өч проценттан күпмедер артык".

“Тик безнең карашыбызча, дәүләт лидерларына һәм безгә барыбызга да ачыктан-ачык танырга кирәк: үсешкә карамастан, кызганыч, икътисади мөнәсәбәтләр моделе кризис кичерә. Һәм бу кризис барысын да үз эченә ала торган сыйфатка ия”, - диде Путин.

Пленар утырышта катнашучыларны Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин сәламләде. Шулай ук Болгария Президенты Румена Радева, Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинян да чыгыш ясады. Форумда Словакия Премьер-министры Петер Пеллегрини, Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль сәркатибе Антониу Гутерреш катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.