Рөстәм Миңнеханов Алабугада Спас ярминкәсен ачуда катнашты
03.08.2012Бүген Алабугада V Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачылды. Борынгы шәһәр янә 3 көнгә купецлар үзәгенә әйләнде. Биредә тәкъдим ителгән тауарга үзенчәлекле ихтыяҗ да бар. Барысы да Россиядә һәм кулдан ясаган.
Алабугалылар һәм һөнәрчеләр бәйрәмгә ел буе әзерләнгән. Бәйрәм тантанасы Алабуга гимныннан башланды. Кунакларны һәм һөнәрчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Россия Дворяннар җыены рәисе князь Григорий Гагарин, княгиня Ксения Юсупова-Шереметева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко котлады.
Шулай итеп, республика башлыгы ярминкә турында күп тапкыр ишеткән бар, ниһаять, бүген үз күзләрем белән күрдем дип билгеләп үтте. “Ярминкәнең шулкадәр кешене берләштерүе күңелле хәл. Бирегә 30 районнан, Россиядән һәм бөтен дөньядан 700 дән артык һөнәрче килгән. Барыгызны да ярминкә ачылу белән котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Алабугалыларны һәм кунакларны район башлыгы Геннадий Емельянов та котлады: “Спас ярминкәсен яңартып мондый халыкара киңлекне биләп алыр дип уйламаган да идек, осталарга яхшы керем, кунакларга күтәренке кәеф телим”. Алабугага беренче тапкыр килгән Ксения Юсупова Шереметьева ярминкәнең киң күләмле булуына шаккаткан: “Минем өчен мондый чарада катнашу зур горурлык, Татарстанга купецлар традициясен торгызуы, мәдәни мирасны саклавы өчен рәхмәт”. Биредә РФ Мәдәният министрлыгы, шулай ук Кече шәһәрләр ассоциациясенең котлау телеграммаларын да укыдылар.
ТР Президенты һәм дәрәҗәле кунаклар ярминкә рәтләре буенча йөрде. Рөстәм Миңнеханов беренче булып Алабуга балалар йорты палаткасын карады. Биредә аңа тәлинкә бүләк иттеләр һәм кунакка чакырдылар, ул үзе балаларга китаплар бүләк итте. Башка осталар шулай ук республика башлыгына сувенирлар бүләк итте, Чаллы остасы Галина Березинаның бүләге иң үзенчәлеклесе булды. Ул Президентка татар ханы киемендә, бер кулы белән ТР Конституциясен һәм флаг тоткан Рөстәм Миңнеханов курчагын тапшырды. Алабуга районы башлыгының да бүләге үзенчәлекле иде, ул 1905 елгы төзекләндерелгән самавыр бирде.
Ярминкәнең өч көнлек программасы бай эчтәлекле.
ТР Президенты матбугат хезмәте