ТР Президенты хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең яңа бинасында булды
03.08.2012Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе моннан ике ай элек яңа бинага күченгән иде. Бүген идарә хезмәткәрләрен өй туйлары белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президент идарәнең административ бинасын карады, биредә эшләүче ТР хайваннар дөньясы экспонатлары музее белән танышты, идарәнең районара бүлекләренә автомобильләр тапшырды.
Татарстанда хайваннар дөньясы объектларын саклау буенча идарә 1956 елда төзелә. Аннан соң ул берничә тапкыр структур үзгәрешләр кичерергә дә өлгерә.Татарстанда хайваннар дөньясы объектларын саклау, контрольдә тоту, файдалану тулысынча идарә вәкаләтендә. Бары аеруча саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләр генә аның эшчәнлек өлкәсенә керми. Идарә җитәкчесе Дмитрий Иванов искәрткәнчә, бүген алар контролендә республикадагы барлык аучылык хуҗалыгы. Идарә, аерым алганда, 6 аучылык заказнигын саклый һәм хезмәт күрсәтә.
Дмитрий Иванов сүзләренә караганда, эшчәнлекне тагын да нәтиҗәле итү өчен ныклы матди-техник базаның булуы зарур. Ул соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге тарафыннан идарәнең матди-техник базасын яңартуга зур игътибар бирелүен белдерде. Идарә моңа кадәр башкаланың Губкин урамындагы йортның бер катында урнашкан булган. Хәзер исә аның Тинчурин урамында үз бинасы бар. “Биредә без тынычлап эшли һәм үсә алабыз”, - ди җитәкче.
Идарә хезмәткәрләренең бу шатлыкларын бүлешергә килгән Президент Рөстәм Миңнеханов хайваннар дөньясын, үзебез яшәгән тирәлекне саклауга дөрес мөнәсәбәт булдыру кирәклеген тагын бер кат искәртте. Ул республика җитәкчелеге тарафыннан бу өлкәдә системалы чишелешләр табылуына игътибар юнәлтте. Идарәнең заманча биналы булуы, бюджет хисабына районара бүлекләрне автомобильләр белән тәэмин итү шуның ачык мисалы.
Идарә инспекторларына тагын да мобильрәк эшләргә кыен җирләрдән үтәргә сәләтле заманча автомобильләр ярдәм итә. Бүген республика башлыгы идарәнең районара бүлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә 13 яңа УАЗ автомобильләре ачкычларын тапшырды. Аның фикеренчә, күрелә торган чараларның барысы да инспекторларның эш нәтиҗлелеген күтәрергә ярдәм итәргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар белән аңлашып эшләве бик мөһим. “Кешеләрнең табигатькә, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте төрле. Кызганыч, күп вакыт аннан үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тырышалар. Ә менә булганны саклау һәм яңадан торгызу турында аз уйланалар. Республика җитәкчелеге, муниципаль берәмлекләр башлыклары сезгә алга куелган бурычларны хәл итүдә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер”, -дип белдерде ул. Президент идарә хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләп: “Җирле халык һәм җәмәгатьчелек сезнең ярдәмчеләрегез булсын, идарә илдә иң яхшысы булып танылсын”, - дигән теләктә калды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы