Алексей Песошин: “УНИКС” – Татарстанның 4,5 мең яшь баскетболчылары өчен үрнәк

03.06.2019

Бүген Казанда “Баскет-холл” спорт аренасы мәйданчыгында “УНИКС” командасы баскетбол сезонын ябу тантанасын уздырды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ВТБ Бердәм Лига президенты Сергей Кущенко, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм “УНИКС” БК президенты Евгений Богачев катнашты.

Быел “УНИКС” БК өч “бронза” яулый: Европа Кубогында, ВТБ Бердәм Лигасында һәм Россия чемпионатында.

“УНИКС” баскетбол командасы - көчле, җиңүгә омтылучы команда, ул Россия һәм халыкара ярышларда һәрвакыт матур уен һәм югары дәрәҗәдә осталык күрсәтә”, - диде Алексей Песошин.

“Баскетбол Татарстанда иң популяр спорт төрләренең берсе. Республикада баскетбол белән 32,5 мең кеше шөгыльләнә.  “УНИКС”ның спорт казанышлары аркасында Татарстанда баскетбол үсешкә яңа көч ала”, - дип өстәде ТР Премьер-министры һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алга таба Алексей Песошин һәм Сергей Кущенко уенчыларга Россия чемпионатының бронза медальләрен тапшырдылар.

Бүгенге чара кысаларында дуслар матчы узды, “УНИКС” баскетболчылары үзләренең җанатарлары белән уйнадылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте.