ТР Президенты Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә социаль ипотека йортларын тикшерергә кушты

03.08.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшовка социаль ипотека йортларын тикшерүне йөкләде. Тикшерүләр 2011-2012 елларда файдалануга тапшырылган йортлар төзелешендәге хаталар һәм җитешсезлекләрне ачыкларга тиеш.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу адымга социаль ипотека программасы буенча фатир алучы гражданардан төрле инстанцияләргә алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр этәргән. Электрон формадагы шундый мөрәҗәгатьләр “Халык контроле” системасына һәм Президентның Твиттердагы битенә дә алынган.

ТР Президенты матбугат хезмәте