Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы яңа балалар хастаханәсе эше белән танышты

03.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Финляндиягә эш сәфәре кысаларында яңа балалар хастаханәсендә булды. 

Хастаханә администрациясе вәкиле Рөстәм Миңнехановка медицина учреждениесе ата-аналары белән балаларны кабул итү барышы турында хәбәр итте. 

Әлеге хастаханә Хельсинки һәм Уусимаа хастаханә округының медицина учреждениеләре составына керә. Биредә кардиохирургия һәм органнарны трансплантацияләү өлкәсендә диагностика һәм реабилитация, дәваланың иң заманча технологияләре гамәлгә кертелгән.  

Хастаханә баштан ук ата-аналар балаларны дәвалау процессында катнаша алырлык итеп ясалган. Ата-аналар шулай ук хастаханә территориясендәге аерым корпуста яши ала, ягъни балаларга һәрчак якын булалар. 

Пациентларны палаталарда дәвалыйлар - пациентларга башка бүлекләргә барырга кирәкми. Бу балалар хастаханәсе архитектура өлкәсендә Finlandia атаклы милли премияне яулаган. 

Хастаханәдә 8 кат, бер катта балаларга уйнау бүлмәсе ясалган, анда балалар үзләре уенчыкларны һәм курчакларны дәвалый ала, биредә кечкенә медицина җиһазлары һәм ашка дәвалау предметлары бар. Бу махсус балаларга медицина учреждениесе мохитенә ияләшү җиңелрәк булсын өчен ясалган. 

Хастаханә эше белән танышуда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе дә катнашты. Бу тәҗрибәне Татарстан Республикасында гамәлгә кертү карала. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.