Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы Милли музейда булды. Рөстәм Миңнеханов Финляндия тарихы һәм мәдәнятына багышланган музей экспозициясе белән танышты. Иң зур бүлеге тарихка багышланган. Ул тулысынча Финляндия территориясендә табылган археологик казылмаларга багышланган. Биредә уникаль артефактлар тупланган - керамика, көнкүреш әйберләре, бизәнү әйберләре, кораллар һәм башкалар.
Музейга 1893 елда нигез салынган, башта ул Дәүләт тарих музее дип аталган. 1997-2000 елларда музей реконструкцияләнгән.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Милли музей запасларында безнең ватандашыбыз - сәүдәгәр В.И.Заусайлов (1845-1908) коллекциясе саклана. Аңлатмаларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева биреп бардылар.
Хәзерге вакытта "Казан Кремле" дәүләт тарихи-археологик һәм сәнгать музей-тыюлыгы Хельсинки Милли музее белән Казан Кремлендә В.И.Заусайлов коллекциясе күргәзмәсен оештыру мөмкинлеген өйрәнәләр. Әлеге коллекциядә 10 меңнән артык предмет бар.
Бу бик яхшы идея, дип саный Рөстәм Миңнеханов, ул уртак күргәзмә оештыруны һәм Милли музейның экспонатларны цифрага күчерү тәҗрибәсен өйрәнүне хуплады.