Рөстәм Миңнеханов: “Җирне нәтиҗәле эшләтү – безнең бурыч”

02.08.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында урнашкан “Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ булды. ТР Президенты күркәләр үрчетү биналарында һәм эшкәртү цехларында булды.

Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ генераль директоры Илнур Мадьяров сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 15 мең күркә бар, аларның 5 меңен августта суярга планлаштырыла.

Хәзерге вакытта азык цехы эшләми, сатып алынган азык-төлек кулланыла; инкубатор, эшкәртү цехы тулысынча әзер. 12 кош бинасының 4 се әзер, 3се 80 процент әзерлек стадиясендә, тагын бишесендә төзекләндерү эшләре башланган. И.Мадьяров сүзләренә караганда барлык төзелеш эшләре 2012 елның октябренә тәмамланырга тиеш. 2013 елның июнендә проект егәрлегенә чыгу ниятләнә.

Илнур Мадьяров Казан, хәтта Мәскәү базарына да продукция чыгарырга планлаштыра. “Залесный” агрофирмасы продукциясе “Индюжина” сәүдә маркасы белән чыгачак. Һәр күркә 12 кг тирәсе авырлыкта була дип белдерде хуҗа.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ТР Югары Ослан һәм Лаеш районнарында булды, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдәге уңышларга бәя бирде. Хәзерге вакытта районнар өчен бөртекле культуралар һәм көзге культураларны чәчүгә әзерлек темалары бик актуаль дип билгеләп үтте. “Биредә куркырлык нәрсә юк. Кайдадыр бу процесслар нәтиҗәле оештырылган, кайдадыр бик түгел. Һава шартлары уңышны җыеп алу мөмкинлеге бирә”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ТР Яшел Үзән районы авыл предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәрен борчыган берничә мөһим мәсьәләне билгеләде. Аерым алганда, гаилә фермалары кысаларында бизнес алып бару мөмкинлеге турында сүз барды. “Бу юнәлеш буенча ярдәм күрсәтү зарур”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Республика башлыгы җирләрне нәтиҗәле файдалану белән бәйле мәсьәләләрне билгеләп үтте. “Монда безнең позицияләр катгый. Кешеләр шәһәр янындагы җирләрне үзләренә рәсмиләштергән, ә эшкәртмиләр, ниндә булса коммерция тәкъдимнәре көтәләр. Әмма җир – ул барыннан да элек анда эшли белүчеләр коралы. Без шуннан чыгып эш итәчәкбез. Нәтиҗәле файдаланмаган җирләрне алып, авыл хуҗалыгы алып бару өчен бирергә кирәк. Безнең бурыч – җирне нәтиҗәле эшләтү”, - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов кадрларны авылда калдыру проблемасын да игътибарсыз калдырмады. Мәктәпне тәмамлап, белгечлек алучыларның бары тик 10 проценты гына авылга кайта. Авылга эшләргә кайтучыларга ярдәм күрсәтелә, әмма шулай да андый кешеләр җитми.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы