Татарстан Республикасы төрле тармакларда – авыл хуҗалыгында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә, инновацияләрдә, мәгарифтә, әйләнә-тирә мохитне саклауда фин коллегалары тәҗрибәсен өйрәнергә тели.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинки шәһәре мэры Ян Вапаавуори белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Хельсинки мэриясе бинасында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида ике көнлек (2019 елның 2-3 июне) эш сәфәрендә.
Янәдән сезнең күркәм шәһәрегездә булуыма шатмын, диде Рөстәм Миңнеханов, Ян Вапаавуорига мөрәҗәгать итеп. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Хельсинкида еш була ул, һәм Финляндия – бик инновацион һәм ачык ил.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы ул Хельсинкида үткән елның декабрендә булган, Финляндия Президенты Саули Ниинистё белән очрашкан, «Слаш» бөтендөнья стартаплар конференциясе ачылышында булган, Финляндия һәм Татарстан эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл узган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөһим.
Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, Финляндиянең мәгариф, аерым алганда, урта белем өлкәсендәге тәҗрибәсе дөньяның күп илләре өчен кызыклы.
«Бүген без Хельсинкида яңа балалар сырхауханәсенә барырга һәм Финляндиянең Милли музее экспозициясен карарга җыенабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан белән Финляндия арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә актив үсәр, дип ышанам».